Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Җәйге ялдан соң

Хуш авылым! Хуш әбием! Укырга вакыт җитте.

Җәйге ялны (кемнәр кайда)
Мин авылда ял итәм
Каникулга чыгу белән
Әбиләремә китәм.
        Жәйге авыл шундый матур...
        Урманнары җиләкле.
        Шул урманда җиләк җыйдым
        Тутырганчы чиләкне.
Балык тоттым иртүк әби
Җибәргәчтен уятып.
Елгасында су коендым
Кызындым комга ятып.
        Сабан туенда катнаштым
        Йөгерү ярышында.
        Иң алга да чыгалмадым
        Алай, калышмадым да...
Беренче килмәсәм дә,
Көрәштә җиңмәсәм дә,
Бүләген дә бирделәр
«Булдырасың!» — диделәр.
        Бабайга да булыштым,
        Бозауларны куыштым.
        Әбигә дә булыштым,
        Идәнләрне юыштым.
Кыскасы, җәйге ялым,
Сизелми үтеп ките. 
Хуш авылым! 
Хуш әбием!
Укырга вакыт җитте.


Качыш уйнаганда

Малайлар белән бүген
Без качышлы уйнадык.
Гөрләргә тиешлене 
Башта сайлап чыгардык.
Әхмәт өй почмагында
Күз йомып, гөрләп калды.
Ә башка уйнаучылар
«Ә» дигәнче таралды.
Качтык төрле почмакка
Төрлебез төрле якка.
Мин чумдым «ә» дигәндә
Койма буе үләнгә.
Тын да алмыйча ятам
Әхмәт эзләп тапмаска.
Бик уңайлы урын бу.
Кычыткан да чакмаса...
Күзәтәм тирә-якны
Кычыткан арасыннан.
Күбәләк очып йөри.
Бер матур чәчәк сыман.
Бер бөҗәк менеп килә
Кычыткан ботагыннан.
Авызын ерып елмайган
Бер шатлыгы бар сыман.
Монда бер дөнья икән,
Кызык икән, күзәтсәң...
Кырмыскалар сөйләшә
Кеше ышанмас, әйтсәң.
Яфракта калган тамчы.
Әйтерсең ул да тере,
Кояш нуры чагыла
Нәкъ салават күпере.

Малайлар мине эзләп
Килмиләр дә килмиләр.
Минем монда икәнне
Белмиләр дә белмиләр.
Күпме ятарга була
Кычытканлыкта шулай...
Качкан урыннан чыгып
Бармыйча булмас бугай.

Безнең гаилә

Ниһаять тынып калды
Шаулап торган өебез.
Арыды, йоклап китте,
Иң кечкенә энебез.
        Карт бабаем — мәчеттә,
        Карт әби — казлар куа,-
        Абый белән апа да
        Китте чыгып укуга.
Әби, бабаем эштә,
Әти, әнием эштә,
Көндез эштә булалар
Өйгә кайталар кичкә.
        Миннән кече Азат та
        Бакчада була көндез.
        Аны бакчага йөртә
        Һәр көн саен беребез.
Кич өйдә бәйрәм кебек
Барыбыз да жыелгач.
Күңелсезләнеп булмый
Өйдә кеше күп булгач.
        Һәр кешенең үз эше, 
        Үз урыны бар өйдә.
        Менә шулай яшибез 
        Шау-гөр килеп, бер көйгә.
    Гаиләбез турында
    Инша язарга кирәк.
    Өйдә кеше күп безнең.
    Кемне языйм соң элек?
        Сез ничек язасыз ул 
        Гаиләгез турында?
        Сезнең кемнәрегез бар?
        Сөйләгез әле миңа.

Тылсымлы сүзләр

Уеннан кайтып кердем,
— Әби! Ашарга! — диеп.
Әбием ишетмәде,
Кычкырдым хәтта килеп.
        — Саңгыраумы әллә син?
        Әби әйтә, — Шулайрак,
        Тылсымлы сүзләр генә
        Ишетә минем колак.
— Хәлең ничек, әби, — дип
Яннарыма килмәсәң,
«Рәхмәт» әйтә белмәсәң
«Рәхим итеп ...» — димәсәң,
        Ишетми шул колагым
        Мин тик басып торамын.
        Тылсымлы сүзләр кыстыр
        Эндәшкәндә яңадаң.
Тылсымлы сүз кыстырсаң,
Ишетер һәрбер кеше.
Бар теләгең үтәлер
Жайлы барыр һәр эшең.
        Дуслар! Сезнең кайсыгыз
        Тылсымлы сүзләр белә?
        Әйдә кабатлыйк әле,
        Өйрәник әле бергә.
    
Яшелчә үстерүчеләргә
    
Сәламәт булыйм дисәгез,
Витамин ашау кирәк.
Яшелчә, җиләк-җимештән
Файдалы ризык сирәк.

    Яшелчә, җиләк-җимешләр
    Өстәлләргә куелсын.
    Һәр кешенең тамагы тук,
    Тәне сәламәт булсын.

    Тәмләткечләр hәм үләннәр
    Үсә бик күп төрләре.
    Мактый-мактый ашыйк әле
    Үстергән кешеләрне.

Яшелчә, җиләк-җимешләр 
Күберәк булсын диеп,
Үстерә абый-апалар
Тырышып, назлап, сөеп.

Ил табынын баетадыр
Сезнең хезмәт җимеше.
Изге хезмәт өчен сезгә
Рәхмәт әйтә бар кеше!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев