Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Аяз күктә күгәрченнәр оча, тынычлык теләп

«Тынычлык кирәк миңа да, тынычлык кирәк сиңа да...» Йолдыз Шәрәпова шигырьләре.

Тынычлык

Тынычлык кирәк бәбигә,

Тынычлык кирәк әбигә,

Тынычлык кирәк малайга,

Тынычлык кирәк бабайга.

Тынычлык кирәк миңа да,

Тынычлык кирәк сиңа да,

Кирәк ул һәрбер өйгә,

Кирәк ул һәрбер илгә.

Аяз күктә күгәрченнәр

Оча, тынычлык теләп.

«Дөньялар гел имин булсын!»

Һәркемдә шушы теләк.

Олысында-кечесендә

Шулай дип тибә йөрәк.

Булсын өчен тынычлык

Кирәк бик зур тырышлык.

Тырышырга тиеш өйләр,

Тырышырга тиеш илләр.

Тырышырга тиеш син дә,

Тырышырга тиеш мин дә.

Тынычлык булыр җирдә

Бары тик шушы чакта.

Шуны әйтәсем килде дә

Шигырь яздым бу хакта.

Мин яздым.

Ә син укыдың.

Ә хәзер беләсең дә.

Ышанамын, тынычлыкка

Ярдәмгә киләсеңә.


КУНАККА КИЛЕГЕЗ!

Кунакларны бик яраткан

Электән безнең халык.

Юмарт, диеп, уңган, диеп,

Килгән күптән макталып.

Татар кызы — Таңсылу мин,

Уңган буласым килә.

Чәем кайнар, чәкчәк әзер,

Йә, кем кунакка килә?!


БАТЫРЛЫК

Борынгыдан васыять булып

Килгән безгә батырлык.

Халкымның батырлыгына,

Чынлап та, шаккатарлык.

Ничәмә-ничә гасырлар

Телне дә саклаганнар.

Иманнарын һәм диннәрен

Яклаган, сатмаганнар.

Ул Мусалар һәм Алишлар,

Мөҗәйләр, Газинурлар.

Шул батырлыктан тарала

Күңелгә якты нурлар.

Мин еш кына уйланамын: —

Нәрсә соң ул батырлык?

Бәлки, йөртергә кирәктер

Җаныңда махсус орлык?!

Вакыт җиткәч, шул орлыктан

Чыгадыр бер гөл үсеп,

Көн саен ныгый барадыр,

Торса да җилләр исеп.

Беләм, батыр булу өчен,

Үзеңне җиңү кирәк.

Батырларның күкрәгендә

Тибә шәфкатьле йөрәк.

Бәлки, шуның өчен халык

Кыядан ташлар алып,

Батырларын барлап тора,

Аңа һәйкәлләр салып.

Бүген күктән йолдыз булып,

Борынгы бабам бага: —

Яңа батырлар бик кирәк

Бүген дә бу дөньяга.

Батырлыклар кылыр өчен,

Әзерме син, и бала?!

Ничекләр җавап бирим соң

Мин әле бүген аңа...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X