Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әгәр дә яңгыр яуса...

Яңгыр елаган кебек...

Тамчы, Таммачы!

Тамчы, дисәң,

Тып та тып!

Булмый гына

Туктатып:

Тып та тып!

Тып та тып!

Булмый гына

Йоклатып:

Тып та тып!

Тып та тып!

- Тамчы, тамчы,

Аңлачы,

Тамчы, тамчы,

Тыңлачы,

Тамчы, тамчы,

Таммачы! -

Дигән идем,

Тамчы да

Таммады бер

Тамчы да!

 

Әгәр дә яңгыр яуса...

Яңгыр яуса озаклап,

Яңгыр койса чиләкләп,

Яуса унбер көн рәттән,

Яуса унбер төн рәттән,

Һәм яуса тагын бер көн,

Һәм койса тагын бер төн,

Идел - диңгез

Булыр иде,

Суы тиңсез

Булыр иде,

Бөтен дөнья

Тулыр иде,

Өйләр суда

Торыр иде,

Елгалар да

Ташар иде,

Җәнлекләр дә

Качар иде,

Дөньяны су

Басар иде...

Менә шуның өчен дә

Яумый шул яңгыр

Көн дә!

 

Яңгырны кызганып язылган шигырь

Яңгыр яуганда миңа

Яңгыр яумаган кебек -

Яңгыр елаган кебек,

Ярдәм сораган кебек.

Чынлап елыйдыр яңгыр,

Берәр сәбәбе бардыр?

Сәбәбе бар, әлбәттә.

Куям үзен жәлләп тә.

Яуды да ул үтте дә...

Әле генә бар иде -

Инде әнә бетте дә.

Ул яңгыр була ала

Бары яуганда гына,

Җиргә тамганда гына.

Ә җиргә төшү белән

Әйләнә күлдәвеккә,

Әйләнә гөрләвеккә,

Инешкә агып китә

Я җиргә тамып бетә...

Мин үзем дә

Я җиләккә әйләнсәм,

Я чиләккә әйләнсәм,

Я иләккә әйләнсәм,

Бер дә оялмас идем -

Еламый калмас идем!

 

Җәйге яңгыр яуганын күзәтеп торганда язылган шигырь

1

Ерак офыкта

Яшен камчылый.

Тып та тып итеп

Яңгыр тамчылый.

2

Минем башка да

Бераз тигәли.

Юк, тамчыламый,

Яңгыр - сибәли.

3

Караңгылана,

Бозыла һава.

Юк, сибәләми,

Бу яңгыр - ява.

4

Яшеннәр яшьни,

Күк күкрәп куя.

Юк, яңгыр яумый,

Чиләкләп коя!

 

Күкнең тарту көче

Җирнең тарту көче бар!

Җир бик ярата безне -

Шуңа күрә үзенә

Көчлерәк тарта безне!

Ләкин кеше барыбер

Тартыла өскә таба -

Очарга көч тә таба

Иң биек төшкә таба!

Кешене галәм тарта,

Тартылу һаман арта!

Оча ул йолдызларга!

Димәк, анда эше бар.

Гел күккә омтылабыз -

Күкнең тарту көче бар!

 

Кояшлы яңгыр

Яңгыр да

Явып тора,

Кояш та

Янып тора.

Белмимен,

Әлла нигә

Керәсе килми

Өйгә!

 

Яңгырда яланөс бие оза-а-ак басып торганнан соң язылган шигырь

Яңгыр ява.

И-и-х, ява!

 

Яңгыр ява.

Э-э-эх, ява!

 

Яңгыр ява.

У-у-ух, ява!

 

Яңгыр ява.

Ну-у-у, ява!

 

Яңгыр ява.

Бр-р-р...

 

Бер-р-раз гына

Яумый тор-р-р...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев