Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Агач утырту

Рәшит Бәшәр шигырьләре.

Агач утырту

Бакчага тирән чокыр
Казып куйды әтисе.
Чиләккә су тутырып
Алып килде әнисе.
Сары сипкелле Айнур
Тотып торды агачны.
Сарбае да эш тапты:
Иснәде алмагачны.
Чокырга су салдылар,
Агачны утырттылар.
Кояш нурын сеңдерә
Зәп-зәңгәр умарталар.
Көрәкне чистарттылар,
Калмады күк бер эш тә.
Йокымсырый күбәләк
Кичке сүрән кояшта.
Умартадан бал корты
Очып чыкты, безләде.
Кунды кипкән чәчәккә,
Әллә ширбәт эзләве?
Танышасы килгәндер
Яңа алмагач белән.
Җил исте дә бакчага
Таҗлар коелды гөлдән.
Ай чыгар... Төнлә Айнур
Төсле төшләр күрәчәк:
Яшел алмагач аңа
Кызыл алма бирәчәк.
Оясында сары эт
Саташкалап өрәчәк.

Электрлы мәче

Караңгыда ялт итеп
Яна күзләре.
Тып-тын ята почмакта,
Тычкан күзләве.
Ул бүген яшь тычканны
Эләктермәкче.
Бик хәйләкәр мәче бу
Электрлы мәче.
Күзләрендә ут сүнде,
Черем итәме?
Япь-яшь тычкан тишектән
Чыкмый бит әле.
Әнә... Әнә... Идәннән
Утлар йөгерде.
Карт мәче бер тычканны
Тотып өлгерде.
Тычкан белән бик озак
Уйнады мәче.
Тычкан качты. Уйнап тик
Туймады мәче.
Таң атуга, күзләрен
Сүндерер мәче.
Йоклый-йоклый көнозын
Симерер мәче.

Шигырь ятлыйм

Сеңлемнең сары чәчен
Толымлап үреп булмый,
Алмагачтан алманы
Өзеп тә биреп булмый,
Бакчада өрә Акбай,
Өрә гел, өреп туймый. 
— Уйнарга чык тышка! — ди, 
— Кадерле вакытыңны
Әрәм итмә бушка! — ди.
Акбай беләмени ул
Шигырьнең ни икәнен.
Кызык шигырьне язган
Шагыйрьнең кем икәнен. 
— Башта эшеңне бетер,
Аннан уйнарга ярый, —
Диеп, шушы шигырьне
Язган, дим, Тукай абый. 
— Бераз ял ит, Акбаем!
Йоклаганчы шигырьне
Тизрәк ятлап бетерим,
Башымны ял иттерим.
Эт туктады өрүдән,
Ул да бит өреп арый.
Бик аргач, Тукай абый,
Черем итәргә ярый.

Чаллыда кыр үрдәге

Әниләренә ияргән
Бик матур бәпкәләре.
Артына әйләнеп тә
Карамый әнкәләре.
Белә бит ул аларның
Адашып калмасын да.
Ышанадыр бәпкәсен
Тилгән алмасына.
Шулай да ара-тирә
Күккә дә карап ала.
Агач күләгәсендә
Бераз ял итеп ала.
Машина шау-шуына
Күнеккән икән ул да.
Яшел ут янгач кына
Ашыгып керә юлга.
Бәпкәләр дә калышмый,
И нәниләр үзләре,
Бигрәк сөйкемлеләр.
Әниләре артыннан 
Бордюрга сикерделәр.
Таш йортлар арасыннан
Су эзләп бара алар.
Әнкә үрдәк һичшиксез
Бер сулык эзләп табар.
Үрдәк кинәт тукталып
Артына карап куя.
Яңа җәйләр җиткәнче
Паркта, куелыкта
Көтәчәк аны оя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев