1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
Шигърият

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Рәсимә Ураксина шигыре.

Шундый якты, шундый көләч

Беренче көне җәйнең.

Назлап кына сыйпап сөя,

Кочагыдай әнинең.

 

Балаларны яклау көне –

Шундый матур бәйрәм бар.

Мәйдан тулы бала-чага,

Балаларга урам тар.

 

Бәхетле безнең балачак,

Яклау-саклаулы булгач.

Чыңлап тора җырларыбыз,

Чәчкәгә, нурга тулгач.

 

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев