Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
Сезнең яңалыклар

Зур бәйрәм

3нче сентябрь көнне Әлмәт шәһәрендә Нефтьчеләр бәйрәме узды. Соңгы вакытта узган чаралар белән чагыштырсак, әлеге чара, чыннан да, бик зур масштаблы, искиткеч күңелле үтте.

Без­гә Та­тарс­тан­ның төр­ле ра­йон һәм шә­һәр­лә­рен­нән дә бәй­рәм ка­рар­га кил­де­ләр. Чы­гыш яса­ган ар­тист­лар­ны са­нап бе­те­рер­лек тү­гел! Гү­зәл Ура­зо­ва, Ил­дар Ха­ки­мов, Гү­зә­лем һәм Са­ла­ват Миң­не­ха­нов, Ил­сөя Бәд­рет­ди­но­ва, Фир­дүс Тя­ма­ев, Да­нир Са­би­ров һ. б. Рус эстрадасыннан Гри­го­рий Лепс һәм Бас­та да кил­гән иде. Шә­һәр­нең төр­ле җир­лә­рен­дә ур­наш­кан сәх­нә ян­на­рын­да, чын­лап та, ал­ма тө­шәр­лек тә урын юк иде. Дө­ре­сен әйт­кән­дә, бәй­рәм прог­рам­ма­сы бар ха­лык­ны  шак­ка­тыр­ды: әзер­лек бик юга­ры дә­рә­җә­дә иде.

Ир­тән па­рад, көн­дез төр­ле ар­тист һәм груп­па­лар чы­гы­шы, ба­ла­лар өчен кы­зык­лы уен­нар, ә кич бе­лән зур кон­церт­лар һәм ис­кит­кеч са­лют бе­лән бәй­рәм­нең тә­мам­ла­нуы ба­ры­быз­га да оша­ды.

Ме­нә шун­дый кы­зык­лы ча­ра­лар үтә без­нең шә­һә­ре­без­дә. Бәл­ки, кай­бер­лә­ре­гез җәй көн­не “Ка­ра­күз” фес­ти­ва­ле­нә дә кил­гән­дер?

Сү­зем­не тә­мам­лап, Әл­мә­тем бе­лән бик го­рур­ла­нам дип әй­тә­сем ки­лә!

Ди­а­на Фәр­хет­ди­но­ва, Әл­мәт шә­һә­ре, 1нче гим­на­зия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев