Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Зөлфия апабыз

Без­нең мәк­тәп­тә­ге укы­ту­чы­лар­ның һәм­мә­се дә без­нең өчен бик якын. Әм­ма иң якы­ны – та­тар те­ле һәм әдә­би­яты укы­ту­чысы Зөл­фия На­зыйф кы­зы Әх­мә­то­ва.

Җир йө­зен­дә бик күп һө­нәр­ләр бар. Алар­ның иң асы­лы – укы­ту­чы. Укы­ту­чы хез­мә­те – авыр да, жа­вап­лы да, шул ук ва­кыт­та кы­зык­лы да. ­Без­нең мәк­тәп­тә­ге укы­ту­чы­лар­ның һәм­мә­се дә без­нең өчен бик якын. Әм­ма иң якы­ны –  та­тар те­ле һәм әдә­би­ят укы­ту­чы Зөл­фия На­зыйф кы­зы Әх­мә­то­ва.

Зөл­фия апа – йом­шак кү­нел­ле, са­быр, ти­рән бе­лем­ле укы­ту­чы. Ул ба­ры­быз­га да бер­төр­ле ка­раш­та. Аның яны­на кай­чан гы­на ки­ңәш со­рап кил­мә, ул һәр­чак  си­на яр­дәм итә, ки­ңәш­лә­рен би­рә. Зөл­фия апа уз­дыр­ган дә­рес һәм дә­рес­тән тыш  ча­ра­лар кы­зык­лы да, фай­да­лы да. Ул без­не та­тар те­ле, мил­лә­те   бе­лән го­рур­ла­ныр­га өй­рә­тә.

Шу­шы көн­нәр­дә Зөл­фия апа­быз ту­ган кө­нен бил­ге­ләр уза. Без дә аны күр­кәм юби­лее бе­лән тәб­рик итә­без. Зөл­фия апа, сез иң ях­шы мө­гал­лим! Без сез­не яра­та­быз һәм хөр­мәт итә­без!

Ак­та­ныш ра­йо­ны, Ак­күз мәк­тә­бе­ 8н­че сый­ныф уку­чы­ла­ры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев