Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Зиратка да сыерчык оялары куйдык

Без кошларны бик яратабыз һәм кайгыртабыз.

Яз да килеп җиткән бит инде. Озакламый моңлы җырчы дусларыбыз, кошчыкларыбыз сыерчыклар, карлыгачлар, тургайлар да кайтып җитәрләр. Аларның җырлауларыыы... Искитмәле матур! Кайткан кошчыкларыбызга безнең якларда да рәхәт булсын өчен без аларга йортлар, сыерчык оялары ясадык. Быел без аларны, йорт янына һәм мәктәпкә генә куймыйбыз, ә зиратка да куярга булдык әле. Укытучыларыбыз белән берлектә муллабызның фикере иде бу. Мәктәбебезнең укучылары, шул исәптән мин дә биик актив катнаштык бу акциядә. Без барыбыз да кошларны бик яратабыз һәм кайгыртабыз. Сыерчык оялары быел оригиналь яктан да шәп иде!! Ә сез сыерчык оясы ясадыгызмы соң әле??

Әдилә Вәлиева, Кукмара районы, Мәчкәрә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев