Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Замана китапханәчесе нинди ул?

Хәзерге заман китапханәчесе барлык яктан да камил булырга, бөтен өлкә буенча үз фикере, һәр нәрсәгә үз карашы булырга тиеш.

«Әгәр сезнең гамәлләрегез башкаларны күбрәк хыялланырга, күбрәк белергә, күбрәк эшләргә һәм күбрәккә ирешергә рухландыра торган нәтиҗәләргә китерә икән, димәк, сез бик яхшы лидер!»
(Долли Партон)

Кеше белән уртак фикер таба белергә, кешене тыңлый, аңлый белергә, заман белән бергә атларга тиеш.

Мәктәбебез китапханәчесе Хисамова Нурсия Мулланур кызы 8нче ноябрь көнне мәктәбебездә район мәктәп китапханәчеләре өчен «Мәгариф системасын үстерүдә мәктәп китапханәсенең эшчәнлеге» дигән  семинар үткәрде. Семинар килгән кунакларны каршы алу, чал тарихлы мәктәп тарихы белән таныштыру белән башланып китте.

Октябрь ае мәктәп китапханәчеләр бәйрәме көне уңаеннан укучылар тарафыннан музыкаль бәйрәм котлавы да ямь өстәде. Алдынгы китапханәчеләрнең эшчәнлекләре мәгариф идарәсе методисты Илина Илфаровна тарафыннан югары бәяләнеп грамоталар тапшырылды. «Иң яхшы мәктәп китапханәчесе-2024 ел» бәйгесе нәтиҗәләре белән таныштырып дипломнар бирелде.

Мәгариф системасын үстерүнен хәзерге этабында мәктәп китапханәчесе Хисамова Нурсия Мулланур кызы 30еллык эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Эшчәнлеген презентациядә чагылдырды. 

«Мәктәп китапханәсендәге норматив документлар - педагог-китапханәченең нигезе» исем астында чыгышы тыңланылды. Килгән китапханәче апалар үзләренә бик күп мәгълүматлар алдылар. Семинар эчтәлекле һәм отышлы оештырылган иде, югары бәяләнеп Нурсия Мулланур кызына рәхмәтләрен җиткереп эшендә тагы да зур уңышларга ирешүен теләп изге теләкләрен җиткерделәр.

Актанышның 1нче мәктәбе, 5б сыйныф укучысы Шәймәрданова Рианна.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев