Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юрьев мәгарәсенә ике көнлек сәяхәт

«Без быел да Кама Тамагындагы Юрьев мәгарәсенә бардык. Бу сәяхәтне мин ел буе көттем» дип яза безгә Чаллыдан Булат.

Иртән үк юлга чыктык

Ура, без быел да Кама Тамагындагы Юрьев мәгарәсенә бардык. Бу сәяхәтне мин ел буе көттем. Узган ел әти-әнием һәм энем белән барган идек. Бик ошады. Быел энекәшем бармады. Ул кечкенә әле, шуның аркасында узганында мәгарәне ныклап өйрәнә алмадым. Быел рәхәтләндем инде.  Юрьев мәгарәсе Татарстандагы иң танылган мәгарәләрнең берсе. Монда төрле җирләрдән туристлар агыла. Шуңа да без иртәнге якта, кеше күпләп килгәнче дип юлга кузгалдык.

Иң кирәклесе – фонарь

Үзебез белән кирәк-яраклар алдык. Иң кирәклесе – фонарь, чөнки мәгарә эчендә дөм караңгы. Узганында без фонарьлар алмыйча, телефон белән генә яктыртып йөрдек. Быел тәҗрибәле туристлар буларак, барысын да алдан хәстәрләп куйдык.

Ул мәгарә эчендәге матурлыкны күрсәгез, исегез китәр. Аның стеналары, искиткеч төсләр белән ялтырый. Анда оча торган тычканнар да яши. Без аларны да күрдек.

Куркыныч урыннар бар

Ләкин мәгарә эчендә сак йөрергә кирәк. Ташлар буйлап барганда кайбер урыннарда кинәт кенә төшеп китә торган чокырлар бар. Бу очракта махсус җиһазлар, баулар ярдәмгә килә.  Кайбер чокырларның тирәнлеге 3 метрга кадәр җитә.

Кама Тамагында ике көн уздырдык. Беренче көнне тулысы белән диярлек мәгарәләрне өйрәнүгә багышладык, әле ташландык шахталарга да кереп чыктык. Палаткаларда кундык.

Иске киемнәр киегез

Икенче көнне Кама диңгезе буенда ял иттек. Нәкъ тә шулай, аны монда диңгез дип атыйлар, чөнки аның аргы ярлары күренми, чын диңгез инде менә.

Бик рәхәт булды. Әти-әниемә бу сәяхәт өчен мин бик рәхмәтле. Шәп булды. Дуслар, сез дә барып кайтыгыз анда. Сүз уңаеннан, бу мәгарә Татартсандагы туристлар өчен йөрергә яраклы дип танылган бердәнбер мәгарә. Монда килсәгез, искерәк киемнәрегезне киеп килегез, чөнки киемнең известьле тау токымнарына буялып, пычрануы ихтимал.

Булат Төхбәтуллин, Чаллы шәһәре, 28нче мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев