Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җырлы-моңлы гаиләм

Безнең гаиләбез җыр-моң сөючеләргә бай. Шундый музыкаль гаиләм белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Һәр гаилә үзенчәлекле,һәрберсе нинди дә булса талантларга ия. Мин дә үз гаиләмне талантлы дип саныйм. Безнең гаиләбез җыр-моң сөючеләргә бай. Шундый музыкаль гаиләм белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Бабам Рәис кечкенәдән гармун уйнарга хыялланган һәм беренче эшләп алган акчасына ул «Саратовский» хромка гармуны алган. Тракторчы булып эшләсә дә, гармун аның кулыннан төшмәгән. 90нчы елларда безнең авылда урам концертлары оештырыла башлагач, аның җырлау таланты да ачылып киткән. Бабам шаян кеше булган, кайбер такмакларга үзенең кызык сүзләрен өстәп, җырлап, авыл халкының күңелен күргән.

Әтием Фәнис, бабай гармунда уйнаганга кечкенә яшьтән җырлап үскән. Төз лапас түбәсен сәхнә итеп, кычкырып-кычкырып җырлап, күршеләр капка төбендә утырганда концерт куйган.

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, район буенча үткәрелгән төрле җыр бәйгеләрендә катнашкан, хәтта Камал театрында „Без бит Арча яклары“ иҗат концертында Гөлзада Сафиуллина, Айдар Файзрахманов, Рөстәм Закиров кебек җырчылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган. Хәзер концертларда катнашмаса да, абыем белән миңа, осталык дәресләре уздыра.

Әтиемнең сәләте безгә дә күчкән. Абыем Дилүс кечкенәдән җырларга ярата. Мәктәптә укыган вакытта ук концертларда чыгыш ясый иде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укуын музыка белән бәйләргә булды. Арча педагогия көллиятенең музыка факультетына укырга керде. Анда баян классында укыды. Данлыклы „Арча егетләре“ халык вокал ансамбленең солисты да булды. Авылда нинди генә кичә, концерт, егетләрне армиягә озатумы, Сабан туена бүләк җыюмы, абыем һәм аның баяныннан башка үтми иде. Хәзерге вакытта абыем армия сафларында хезмәт итә. Баяны да үзе белән.

Миңа килгәндә, мин дә якыннарымнан калышмаска тырышам. Авылда үткәрелгән концертларда, районкүләм конкурсларда катнашам. «Арча сандугачы» дигән районкүләм фестивальдә ел да лауреат булам.

Менә шундый җыр-моңга гашыйк минем гаиләм. Бездә булган җыр сәләте киләчәк буыннарга да күчеп, нәсел дәвамчыларыбыз да безнең буын турында шулай сөйләсеннәр, үзләре дә җырлап, шатланып яшәсеннәр иде.

Дилә Заһидуллина, Арча районы Ашытбаш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев