Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Җылак» фильмын карадык

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучы студентлар бергәләп 7нче ноябрь көнне «Җылак» фильмын карадык.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучы студентларыбыз татарча фильмнар карарга бик яраталар.

7нче ноябрь көнне без "Җылак" фильмын карадык. Бу фильмда безнең көллиятне тәмамлаган студентлар да уйнадылар. Без аларның актерлык осталыкларына карап шаккатык.

Ә фильм беткәч, без фильмның режиссеры Алмаз Нургалиев белән аралаштык. Фильм буенча төрле сораулар бирелде. Фильм да, режиссер белән аралашу да бик кызыклы иде. Ә инде фильмда безнең көллиятне тәмамлаган укучылар белән без горурланып утырдык. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, алга!

Алия Вәлиева, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев