Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Җәйге китапханә» ничек эшли?

«Әдәби алан» – Саба район китапханәсенең Вконтакте битендә баручы онлайн проект ул. Мин анда бик теләп катнашам. Без Вконтакте битләрендә чыккан әкият, мәкаль, сынамыш, табышмак, мәсәлләрнең дәвамын белергә тиеш булабыз. Кызык мәгълүмат ул.

Сез гаҗәпләнеп тә куярсыз инде – мин китап укырга да яратам. Китапханәгә дә еш йөрим. «Әдәби алан»да чыккан кызыклы әкиятләрне укып, без әкият геройларының эш-гамәлләрен бәяләргә өйрәнәбез. Һәм үзебезнекен дәдер инде.   

 «Әдәби алан»да катнашучыларны «Җәйге китапханә» парадына чакырып истәлекле бүләк тапшырыла. Парадта исә мастер-класслар, уен-җырлар... дуслашып калабыз да, ел дәвамында элемтәдә торабыз. Хәзерге вакытта проекта 450дән артык бала катнаша икән. 2021 елда исә проект 150 меңлек  грантка ия булган.  

Быел без «Җәйге китапханә» проектында татар һәм рус әдипләренең иҗаты белән танышачакбыз. Бу проект турында дусларымның да фикерләрен тәкъдим итәсем килә.

Габделхаев Ильяс

Мин – Ильяс, ә  сеңлем  Зәринә исемле, аңа  9 яшь. Без Мәскәү шәһәрендә  яшибез. Җәйге һәм кышкы каникулларда Саба районы, Юлбат авылына, әби-бабай янына кунакка кайтабыз. Авылда бик күп китапханә бар. Без әбием белән китапханәгә йөрибез, татарча китаплар укыйбыз. Китапханәче Нәсфия апа «Әдәби алан» проекты турында сөйләде һәм безгә дә катнашырга тәкъдим итте. Бик күп әйбер белдек без. Бүләкләндек тә! Проектта катнашуыбызны дәвам итәбез.

Андреева Мәрьям

Әнием белән һәр көнне әдәби аланга әзерләнү өчен вакыт билгелибез. Бергәләп сорауларга җавап эзлибез. Үзем кечкенә китап ясадым – җавапларны шунда теркәп барам. Кызык килеп чыга. Китапханәче апалар бүләксез калдырмаслар дип уйлыйм.

Лиана Тимергалиева, Саба районы, Килдебәк урта мәктәбе, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев