Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Язучылар белән очрашу - балаларны китапханәгә җәлеп итүнең нәтиҗәле ысулы

Балалар китап укырга яратмый, китапханәләргә йөрми, язучылар турында белми, диләр. Күп еллар мәктәптә укыткан, хәзерге вакытта китапханәдә эшләүче кеше буларак, моның дөреслеккә туры килеп бетмәвен әйтәм.

Хәер, аяк терәп каршы да тора алмыйм. Чыннан да, бүгенге заман баласының тормышка карашы, уй-теләкләре, ихтыяҗлары бөтенләй башка. Алар китапка түгел, компьютерга тартыла. Бу хакта белгечләр чаң кагып, әти-әниләрнең игътибарын җәлеп итәргә тырыша, шул рәвешле ул глобаль проблемага әйләнеп бара кебек. Бу очракта китапханәчеләр нишли ала соң? Бик тырышсаң, сукыр күздән дә яшь тама дигән кебек, балаларны, яшьләрне китапханәләргә җәлеп итәргә, җирле язучылар иҗаты белән таныштыру нисбәтеннән, очрашулар уздырырга кирәк.

Дөресен әйтим, бу җиңел түгел, шулай да мөмкин. Һич югы, аена бер тапкыр китапханәдән ерак урнашмаган мәктәп, балалар бакчасы балалары өчен шундый очрашу чарасы оештыру кыен түгел. Укытучы, тәрбияче белән алдан хәстәрлек алып барганда, ул җанлы һәм ике як өчен дә файдалы узачак. Кем белә, анда катнашкан балалар арасыннан берсе иҗат белән шөгыльләнә башлар.

Ә инде очрашу кунагына килгәндә, шәһәрдә каләм ияләре шактый. Әйтик, Нурзия Мирхазова. Бу түбәнкамалыларга таныш исем. Аның берничә китабы басылды. Шул исәптән, балаларга адресланганы да. Һөнәре буенча педагог ул, шул ук вакытта әдәби әсәрләр язарга да вакыт таба. Ничек? 15 һәм 16нчы мәктәпләрнең әдәбият сөюче яшь дуслары биргән әлеге сорауга ул: “Ана телемне, милләтемне, аның әдәбиятын, мәдәниятен ярату миңа көч бирә. Әйе, хикәя, шигырь язу бик җиңел түгел, моның өчен талант та кирәк”, – диде.

Әдәби кичәне китапханәнең мөдире Гөлфара Бикушова алып барды. Ул кунагыбызның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, балалар өчен чыгарылган өч китабына күзәтү ясады. Укучылар исә аның шигырьләрен укыды. Соңыннан язучы белән гамьле әңгәмә корылды.

Түбән Кама шәһәренең 6нчы балалар китапханәсе хезмәткәре Хәйруллина Гөлнара Наҗәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев