Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яшьләр белән бер дулкында

Кукмара районы балалар китапханәсендә “Ялкын” журналы вәкилләре укучылар белән очрашты.

"Ялкын" журналын балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, ә өлкәннәр дә бик яхшы беләләр. Нигә дигәндә, "Ялкын" журналы - аларның да балачак журналлары ул. Кемдер аны ай саен зарыгып көтеп алып укып барган, кемдер журнал битләрендә үзенең беренче иҗат җимешләрен урнаштырган, ә кемдер "Ялкын" оештырган чараларның активисты булган. Ә кайберәүләр әле бүген дә үз китапханәсендә бу журналны саклап киләдер, күпләр өчен "Ялкын" журналы матур хатирә буларак кына сакланадыр.

Күптән түгел Кукмара районы балалар китапханәсендә “Ялкын” журналы вәкилләре: баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимова һәм журналистика бүлеге мөхәррире Зилә Сабитова белән очрашу булды. Чарага Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназиянең  8Б, 9А һәм 10нчы сыйныф укучылары, 4нче мәктәпнең 10нчы сыйныфы, А.М. Булатов исемендәге күп профильле лицейның 6нчы сыйныф укучылары чакырылды. Хезмәттәшебез Баһавиева Алсу электрон презентация ярдәмендә балаларны журналның барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырды.

Кукнакларыбыз үз чыгышларында мәгълүмати мохитнең үзенчәлекләрен, аларны чишү юлларын билгеләп үттеләр, матбугатның бүгенге торышы һәм үсеше турында сөйләделәр.

«Ялкын» журналының журналистика бүлеге мөхәррире Зилә Сабитова яшьләр журналында эшләве белән бик бәхетле булуын әйтте.

“Безгә һәр көнне танылган шәхесләр килә. Аларның фикерләре аша монда зур тормыш дәресе алабыз”, - диде ул. Журналист фикеренчә, өметле, төрле проектларны тормышка ашырырдай яшьләр бик күп. “Мондый яшьләребез үзләре безнең редакция белән элемтәгә чыксыннар иде, чөнки аларның бөтенесен дә белеп бетерү мөмкин түгел. Алар безгә шалтыратып, үзләре турында хәбәр салсалар, бу безнең эшне бераз гына җиңеләйтер иде. Шалтыртыгыз, килегез!”, - дип белдерде Зилә Сабитова.

Баш мөхәририр урынбасары Рәмзия Галимова сөйләгәнчә, «Ялкын» яшүсмерләр өчен чыга торган журнал гына түгел, бу нәкъ менә аларның территориясе, алар биредә үзләрен тулысынча хуҗа итеп хис итә, журнал булдыру процессында катнаша. Редакциядә яшүсмерләр еш булалар. Теләсә кайсы вакытта "Сәлам, мин мәкалә алып килдем!" дип кем дә булса керергә мөмкин булуын әйтеп узды.

Чара барышында журналның сайты һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә телебезнең, мәдәниятебезнең, яшьләрнең киләчәген күрсәткән материаллар яктыртылганын, дулкынландыргыч темаларга фикер алышу барганын  белдек.

Туган телебездә менә шундый яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар икән дигән өметтә калдык.

Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы Рәхимова Фәния Нургалиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев