Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә «Тукай укулары-2022» бәйгесе үтте

Бәйгедә авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 60тан артык  укучы көч сынашты. 

25нче март көнне Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге «Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың, сайрасын - Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын» дип исемләнгән XII Халыкара уку бәйгесенең  дистанцион муниципаль тур бәйгесенә йомгак ясалды.

Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән 60 тан  артык  укучы көч сынашты. 
Укучыларның чыгышларына Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Ленар Шәех бәя бирде. Алар катнашучыларның шигырьләрне интонация белән укуларына, сөйләү һәм сәхнә культурасына, башкару осталыгына игътибар итте. 
Ниһаять, шигырь уку бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Яшел Үзән данын яклар өчен иң – иңнәр арасыннан С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново бистәсенең 4нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Азамат, Норлат урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гыйләҗева Әдилә һәм шул ук мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Сәйфетдинов Газиз билгеләнде. Әйдәгез, аларга республикада үткәреләсе Шигырь бәйрәмендә уңышлар телик.
Уңышка ирешкән укучылар мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк. 
Эльвира Бачкова, Яшел Үзән районы, Әйшә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев