Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Яшь экологларга» әйләндек

25 нче апрель көнне Чаллының «Аленка» балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүче балалар белән «Яшь экологлар» бәйрәм чарасы уздырылды.

Бәйрәмгә әзерлек эше буларак алдан эмблемалар эшләнде, киемнәр тектерелде. Балалар бу көнне чынлап торып «яшь экологлар»га әйләнделәр. Бәйрәм викторина формасында узды. Балалар табигатьтә нәрсә эшләргә ярамаганны бик яхшы беләләр. Алар кош ояларын туздырмаска кирәклеген, агачларны сындырырга ярамаганлыгы, кырмыска ояларын туздырырга ярамаганлыгы турындагы сорауларга бик тиз җавап бирделәр.

Бәйрәм урамда дәвам итте. Гомумән алганда, безнең балалар табигатькә карата сакчыл карашлы. Сабыйларыбыз күңелендә табигатьтәге җан ияләренә карата хөрмәт хисе әлеге чара ярдәмендә тагын да үсте дип ышанып калабыз. Балалар бәйрәмдә бик актик катнаштылар һәм бик канәгать калдылар.


Шангараева Рәзилә Нургазизовна, Диазтдинова Гөлнара Шамиловна, Чаллы шәһәре, 19 нчы "Аленка" балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев