Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ягез әле, кызлар!

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме.

Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. Бу бәйрәмне кешелек дөньясы 1913нче елдан ук бәйрәм итеп килә.

Сезне бөтен җир йөзен бизәгән яз бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез. Сезгә озын гомер, елмаеп балкыган кояш матурлыгы,  укуыгызда зурдан-зур уңышлар телибез.

Менә шундый матур теләкләр белән Балык бистәсе районының  Югары Тегермәнлек авылында урнашкан балалар һәм яшүсмерләрне социаль яклау учреждениесе «Акчарлак»  приютында яшәүче кызлар белән «Ягез әле, кызлар!» конкурсы оештырдык.

Кызлар ике командага бүленеп ярыштылар: «Ромашкалар» һәм «Җилкәннәр».

Әлеге командаларда 8-9 сыйныфта белем алучы кызлар ярышты.  Конкурс  14 этаптан торган ярыш-уен формасында  барды. Кызларыбыз уен  башланганчы  курыксалар да, уен дәверендә шулкадәр кыю, оста, үзләрен нәзакәтле итеп таныттылар. Конкурста кызлар гына түгел, аларны бар яктан да барлап, үсендереп, көч-куәт өстәп торучы, уңыш теләүче кызларыбызның әниләре, приютыбызның егетләре дә, приютта тәрбияләнүче балаларыбыз да, приют хезмәткәрләре дә бик теләп уеннарда, конкурсларда катнаштылар.

Смирнова Анастасия исемле кызыбызнын әнисе  Елена Александровна ике конкурста җиңү яулады. Бу уңыш кызы өчен дә үзе өчен дә  бик матур күренеш булды.

Кичәбез бик күңелле узды. Кызларыбыз уңганнар да, тапкырлар да, тырышлар да икән.

Жюрига конкурслар буенча җиңүчеләрне билгеләгәнче бик күп тир түгәргә туры килде. Очколарны санагач, конкурслар буенча фикер алышкач, ике командага да тигез очко җыелганы мәгълүм булды, дуслык  җиңде.  Кызларыбызга  исемле грамоталар,  бүләкләр тапшырылды. Аларга уңышлар теләдек, киләчәктә уенда гына түгел тормышта да гел алдынгы, кыю, тапкыр, уңган булырга өндәдек.



Балык бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылының «Акчарлак» приюты тәрбиячесе Рузалия Газизҗан кызы Гайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатын-кызлар көне 8 март