Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хыялга бер адым

IX «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә җиңүче — «Сәләт-Саба» клубы!

Хәтерләсәгез, 2023 елның октябрь аенда төбәк «Сәләт» клублары өчен XVIII гамәли уку-укыту семинарында катнашып кайткан идек. Аның кысаларында IX «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясе финалистлары төрле бәйге этаплары үттеләр.

Һәм менә, ниһаять, 19 нчы февраль көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында әлеге премияне тапшыру тантанасы гөрләп узды. Әлеге чарада төрле күренекле шәхесләр катнашты. Тантананы Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиев алып барды.

...Димәк, IX «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә җиңүче — «Сәләт-Саба» клубы! Әйе, безгә әле бер генә яшь булуга карамастан, шундый зур дәрәҗәгә ирештек. Бу — безнең тырышлыкның иң текә нәтиҗәсе! Ничек әзерләнгәнне, нинди хисләр кичергәнне бары тик үзебез генә беләбез.

Күптөрле номинация, күптән көтелгән очрашулар, кабатланмас мохит — болар барысы да «Сәмрух» ел премиясе турында! Сез дә «Сәләт» мохитенә кушылыгыз, бер дә үкенмәссез!

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев