Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Хыял йорты»: 100 процент уңыш

«Хыял йорты»н яшьләр өчен иң яхшы спектакль дип санау хак.

8нче апрель көнне мин  Әтнә театрына барып «Хыял йорты» дип исемләнгән спектаклен күреп кайту бәхетенә ирештем. Ирештем дип әйтү матур яңгыраса да, асылда «ирештерделәр».

Хакыйкать яклы булып шуны әйтә алам, бу төр күңел ачуның инициаторы мин түгел идем. Алай гына да түгел, миңа тәкъдим ителгән әлеге мөмкинлектән бөтенләй ваз кичәргә уйлаган идем. Имтиханнар алдыннан, «урак өстендә» була торып, бу гамәлне ничек акларга икәнен һич аңламадым. Берьяклы фикернең бик үк дөрес түгел икәненә үземне инандыргач, ниһаять - мин монда.

 

«Хыял йорты»н яшьләр өчен иң яхшы спектакль дип санау хак. Эчтәлегенә килгәндә, биредә Салават дигән егет урман эчендә ял йорты оештырып, кызларга реалити-шоу тәкъдим итә. Әлеге эштә аңа аның дуслары: Идрис, Нәфкать, Айдар булыша.

 

Дөреслектә хыял йорты кемнәрне каршы алачак? Махсус кастингны үткән кызлар арасында «авыл егетләре»нең танышлары, бәлкем күптән күз атып йөргән гүзәл затлары була. Идеягә якынрак килеп: биредә алар сөйгәннәренең игътибарын җәлеп итәр өчен тир түгәләр. Әмма хәйлә буенча, киресенчә килеп чыга. Инде “хәзерге горур егетләр”не кызлар  үзләренә карата алырмы?

 

Сюжет үземә бик үзенчәлекле булып тоелды. Җыр-моң яратучы буларак, музыкаль постановкалар нигезендә эшләнүе дә ошады. Күзләрне дә иркәли, колакларны да үпкәләтми дигәндәй.

 

Әлеге спектакльнең премьерасы  узган елның 27нче маенда чыккан иде. Аннан соң инде байтак сәхнәләштерделәр. Бүгенге куелышта халык санының чагыштырмача аз булуын шуның белән аңлатыр идем. Тамашачылар арасында күбрәк әби-апалар, аларга ияреп килгән абыйлар, бабайлар бар. Яшьләрнең аз булуы бераз гаҗәпләндерде. Бәлкем бу очраклы гына шулай килеп чыккандыр дигән уй бар. Ни генә булса да, нәтиҗә бер.

 

“Хыял йорты”  һәркемне янәдән  гомернең иң гүзәл чорына, саф яшьлеккә алып кайтырга сәләтле. Үз фикер-карарларыбызга янә хуҗа булып килгән, тәҗрибә җитмичә,  ниндидер адым ясарга куркып торган вакыт та, кинәт кадерле булып китте. “Яшь чак – юләр чак” дип юкка гына әйтмиләрдер. 

 

Сүземне төгәлләп шуны әйтергә телим, хыяллануга караганда хыялланмау күпкә зыянлы, кирәксез гамәл. Хыяллану гына безне матур эшләргә этәрә. Үз алдыгызга куйган максатларга  тугры калып яшәгез. Шул вакытта сез дә, биредәге Салават кебек, үз дигәнегезгә ирешерсез, бәлкем бер гүзәле сезгә дә, битараф калмас әле.

 

P.S. Әгәр сездә дә әлеге спектальне карыйсы килү теләге уянса, мин бик шат булачакмын. Кызыксынганнар өчен “Хыял йортын” янәдән 21нче апрель көнне күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев