Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хуш киләсез, сыерчыклар

Мин быел әтием белән сыерчык оясы ясадым, чөнки мәктәптә бәйге игълан иткәннәр иде.

Мин быел әтием белән сыерчык оясы ясадым, чөнки мәктәптә бәйге игълан иткәннәр иде. Безнең сыерчык оясы бик матур булып чыкты. Мәктәп турын үтеп, мин шәhәркүләм бәйгедә дә беренче урын алдым.

Безнең хезмәт укытучылары Мостафин Раит Зөфәр улы hәм Муллахмәтова Альбина Идрис кызы безне бик күп бәйгеләргә әзерлиләр. Гимназиябез укучылары hәр елны төрле бәйгеләрдә призлы урыннар алалар.

Сыерчык ояларын мәктәп янына, җиңү паркына эләбез, ә җиңгән эшләрне Түбән Кама милли паркына тапшыралар. Әйе, хуш киләсез, канатлы дусларыбыз. Туган ягыбызга рәхим итегез.

29 нчы гимназия, Зарипова Әдилә, 5нче сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев