Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Хезмәтләре белән хөрмәтле...”

Өлкәннәр бәйрәме хөрмәтенә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Хезмәтләре белән хөрмәтле...” дип аталган зур чара оештырылды.

28 октябрь - Халыкара әби-бабайлар көне иде.  Әбиле һәм бабайлы булу - бик зур бәхет. Безне яратып, сөеп, чын күңелдән безнең уңышлар өчен сөенеп торучы, эчкерсез күңелле кешеләребез.

“Өлкәннәр”  сүзе һәрвакытта да зирәклек, зур профессиональ һәм тормыш тәҗрибәсе белән бәйләнгән. Шушы күркәм бәйрәм хөрмәтенә, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә  “Хезмәтләре белән хөрмәтле...” дип аталган зур чара оештырылды.

Укучылар үзләренең якын кешеләрен әбиләрен чакырдылар. Хөрмәтле кунакларыбызга укучылар багышлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм баянда көйләр уйнап күрсәттеләр. Әбиләребез үзләренең үткән тормыш һәм хезмәт юллары турында сөйләделәр. Аларның һәрберсенең  тормышы  хезмәттә үткән, шуңа да алар хөрмәткә лаеклар. Өлкән яшьтә булсалар да, мәктәптә укыган вакытларында ятлаган шигырьләрен сөйләделәр,  бик матур җырлар җырлап күрсәттеләр. Укучыларны тәртипле булырга, укырга,  өлкәннәрне хөрмәт итәргә, хезмәт белән дус булырга кирәк дип киңәшләрен бирделәр. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бүгенге чара ямьле, күңелгә үтеп керерлек булды. 
Актаныш районы Аккүз мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәйдуллина Илвина.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев