«Хәзинә» дә күрдем, бүләкле дә булдым
Гариф Ахунов премиясе лауреаты булыр өчен нишләргә кирәк, аны кемнәр ала икән? Бу хакта язмамнан белерсез.
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды. Премия 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта, сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен бирелә, быел инде 12нче тапкыр уздырыла. Һәм күптән түгел Арча районы Үзәк китапханәсендә әлеге премияне тапшыру тантанасы узды. Бу вакыйга һәрчак җылы очрашуларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Быел да республикабыз язучылары һәм шагыйрьләре бу чараны игътибарсыз калдырмады. Традицион рәвештә кичәдә Гариф Ахуновның кызы, шагыйрә, әдип исемендәге берләшмә җитәкчесе Наилә Ахунова катнашты. Наилә ханым әтисе турында истәлекләр белән бүлеште, китапханәгә үзенең һәм ире – танылган балалар шагыйре, тәрҗемәче Борис Вайнерның яңа китапларын бүләк итте.
Чараның тагын бер кунагы, күп премияләр иясе, шагыйрь Рәмис Аймәт тә әдип турында җылы истәлекләрен сөйләде. Гариф ага аңа болай дип әйтә торган булган: «Мин, Рәмис, иртәнге 5тән 11гә кадәр иҗат белән шөгыльләнсәм, калган вакытым җәмәгать эшләрендә үтә инде». Рәмис Аймәт тә тамашачыга шигырьләрен укыды һәм китапханәгә җыентыгын бүләк итте.
Чара барышында әдипнең «Хәзинә» романы буенча төшерелгән нәфис фильмнан өзекләр күрсәтелде. Аннан дулкынландыргыч мизгел – бүләкләү тантанасы башланып китте. Бу елны катнашучылар өч номинациядә көч сынашты: поэзия, публицистика, проза. Һәм бары сигез каләм остасына Гариф Ахунов премиясен алу насыйп булды. Бу бүләкне язучылар кулыннан алу – яшь талантлар өчен үзе дәрәҗә. Һәм мин дә бүгенге көннән горурланып шушы зур исемне йөртәм! Әмма исеме һәм бүләгеннән тыш, мондый шәхесләр белән очрашып сөйләшү генә дә – үзе бер бәхет!
Язучыларбыз: «Безгә алмаш юк», – дип борчыла. Ләкин, миңа калса, борчылырлык урын юк. Әлеге чарадан соң мин моңа инандым.
Айгөл Фәттахова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев