Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хәтер сагында

1 нче номерлы Пост — үз илеңнең чын каһарманы булырга өйрәтүче чын тормыш мәктәбе.

Исәнмесез. Таныш булыйк. Исемем — Альмира, фамилиям — Хәсәнова. Мин Чаллы шәһәренең 18нче мәктәбендә 10нчы А сыйныфында белем алам. Тумышыбыз белән әти-әнием дә, мин дә шушы гүзәл каладан без. Ә менә әбием белән бабам Чаллы шәһәрен төзүгә зур өлеш керткән шәхесләр. Мин алар белән бик горурланам. Ләкин бүген сүземне башка мөһим темага багышлыйсым килә. Ул да булса, яшьләргә патриотик тәрбия бирү чыганагы булган 1 нче номерлы Пост турында.

Чаллы шәһәрендә 1нче номерлы Пост 1975 елның 9нчы маенда оешкан. 1985 елдан башлап, ел әйләнәсе шәһәр мәктәпләреннән 20 шәр укучы Хәтер сагында тора.

Оешманың төп максаты — Россия Федерациясенең патриотының рухи һәм әхлакый сыйфатларына ия шәхес формалаштыру һәм тәрбияләү. Биредә укучылар белән төрле чаралар уздырыла: төрле хәрби вакыйгаларда катнашкан шәхесләр белән очрашулар, хәрби әзерлек нигезләре дәресләре һәм башкалар.

Ел саен «Иң яхшы Постта торучы укучы» конкурсы уздырыла. Җиңү яулаган 20 укучы Мәскәү шәһәренә экскурсиягә бара. 

2023 елның ноябрь аенда без сыйныфташларым белән 1нче номерлы Постта Хәтер Вахтасында тордык. Мәктәбебезнең иң уңган, иң булган укучыларын гына сайлап куйдылар. Быел мин инде икенче тапкыр Ватан Ана мемориаль комплексында сакта тордым. Туган җиребезне, туган ягыбызны, аналарны, сабыйларны яклап үз гомерләрен биргән шәһәрдәшләребезнең исемнәре мәңгелек. 

Иң беренче эш итеп, гадәттәгечә, сакта тору кагыйдәләре, дөрес атлау, корал тоту серләренә өйрәттеләр. Дүшәмбе, беренче көнебез Постчы Антыннан башланды. Якын кешеләребез: әти-әниләребезне, мәктәп укытучылары әлеге дулкынлы һәм җаваплы вакыйгада янәшәбездә булдылар. Күбебезгә «ике тапкыр Постчы» дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Атна дәвамында без төрле чаралар уздырдык. Мәсәлән, иң истәлеклесе — Татарстан Геройлары комитеты җитәкчесе, Социалистик хезмәт герое — Радик Инсаф улы Заляев белән очрашу. Ул үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, безгә киңәшләр бирде. Гомумән, 1 нче Постта тормыш кайнап торды. Минем хәтеремдә мәңге җуелмаслык эзләр

«Иң яхшы Постта торучы укучы» бәйгесенә килгәндә, мәктәбебездән өч укучы мондый дәрәҗәле исемне алды. Минем дә, алар кебек буласым, бәйгедә җиңеп, Мәскәү шәһәренә барасым килә. 

Кызганыч, безнең сменабыз инде тәмам булды. Ләкин һәрберебезнең йөрәкләрендә Ватаныбызга мәхәббәт, бер-береңә һәрчак ярдәмгә килү, дуслык, татулык хисләре ташый. 1 нче номерлы Пост — үз илеңнең чын каһарманы булырга өйрәтүче чын тормыш мәктәбе.

Хәсәнова Альмира, Чаллы шәһәре, 18 нче мәктәп, 10а сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев