Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хәсән Туфан турында спектакль карагач, без бәхетле икән, дип уйладык!

Чаллы шәһәре 54нче гимназиясе укучысы Лиана Миннеханова «Театраль педагогика» проектында катнашкан.

Хәсән Туфан турында спектакль карагач, без бәхетле, дип уйладык!

Без, 54нче мәктәпнең 6нчы һәм 9нчы сыйныф укучылары, бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында «Хәлбуки... Хәсән Туфан» дип исемләнгән спектакльдә (инсценировка авторы Олег Кинҗәгулов) булдык. Бик ошады ул миңа. Хәсән Туфанны шагыйрь буларак белә идем, әмма аның катлаулы язмышы мине чын-чынлап тетрәндерде. 

Хәсән Туфан халык дошманы дип табылып төрмәгә утыртыла. Ул төрмәдән кайтканда, хатыны белән улы инде үлгән була. Туфанга хатынының алкаларын гына бирәләр. Ничек авыр була аңа! Ә без бит якыннарыбыз – әти-әниләребез, туганнарыбыз белән бергә яшибез. Без аларның кадерен белергә тиеш.

Миңа актерлар уены да бик ошады. Төп рольләрдәге актерлар – Хәсән Туфан һәм аның хатыны Луиза рольләрен башкаручылар (Халык артисты Рафикъ Каюмов һәм Атказанган артист Флүзә Касаева) аеруча шәп уйнады. Спектакльдән соң залда спектакль турында фикер алышу булды. Театрның яңа, кызыклы проекты бу, «Театраль педагогика» дип атала. Актерлар безнең сорауларга җавап бирделәр. Минем үземне актерларның кайда белем алулары кызыксындырды. Казан театр училищесында икән. Аллабирса, киләчәктә безнең арадан да актер һөнәрен сайлаучылар булыр әле. Иң кызыклы сорау бирүчегә театр истәлекле бүләк әзерләгән иде – бүләк Алия исемле кызга эләкте. 

Лиана Миннеханова, Чаллы шәһәре, 54 гимназия, 6В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев