Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хәрәкәттә — бәрәкәт

Күз ачып йомганчы, үтте дә китте кышкы каникул! Ә сез ял итәргә өлгердегезме, дуслар?

Күз ачып йомганчы, үтте дә китте кышкы каникул! Ә сез ял итәргә өлгердегезме, дуслар? 
Бертуган Әмирхан һәм Ризван Хөрмәтуллиннар вакытларын заяга уздырмады. Ялларын бик күңелле һәм файдалы үткәрде егетләр.

Кинотеатрга да бардылар, шугалакка да йөрделәр. Рәхәтләнеп хоккей уйнадылар. Балтач районына әби-бабаларына кунакка да кайттылар. Яраткан песиләре Симба белән дә мәш килделәр. Беркөнне әбекәйләре тәмле коймак пешерергә өйрәтте. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди ул. 

Егетләр Казан шәһәренең 171нче мәктәбендә 3нче һәм 5нче сыйныфларда укыйлар. Мәктәпнең «Арсенал» футбол клубына йөриләр. Республикакүләм ярышларда катнашып, еш кына җиңүләр яулыйлар. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр. Гел шундый җитез, өлгер булыгыз, егетләр!

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев