Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

[W] ны кайтарсак, әйбәт булыр иде

Хәзерге хаталарны төзәтү өчен минем фикер мондый. Әдәби телнең ямен бозмас өчен ирен-ирен авазны – [w] кайтару.

Җир шарында меңнән артык милләт һәм алты меңнән артык тел бар. Һәр телнең үз үзенчәлеге. Татар теле  башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз телләре белән үзара бәйләнгән, чөнки  ул төрки телләр гаиләсенә керә.Татар телен хәтта башка телләргә серле ачкыч, диләр.

Урысчадан кергән сүзләр татар телен үзенчә үзгәртә. Безгә инде сөйләшкәндә, татар телен рус сүзләре белән бергә бутау хас. Без аңа ияләнгән.Чиста татар телендә аралашучы кешеләр сирәк.

Кайбер татар телле галимнәр безгә кириллицадан латин алфавитына күчәргә тәкъдим итәләр. Минемчә, татар телен бер графикадан икенче графикага күчерү бернәрсәне дә үзгәртмәячәк. Әгәр дә күчерелә икән, язу, уку, сөйләм проблемалары да туачак. Күпме мираси байлыгыбызны үзгәртеп язарга кирәк булачак. Ә бу күпме вакытны һәм акчаны җилгә очырачак. Хәзерге хаталарны төзәтү өчен минем фикер мондый. Әдәби телнең ямен бозмас өчен ирен-ирен авазны – [w] кайтару. Авыл, давыл сүзләрендә, в хәрефе түгел,ә [w] (уау) хәрефен язу. Бу исә азмы-күпме проблеманы киметер, хаталар азаер.
Илмир Фатыйхов, Балык Бистәсе районы,  Күгәрчен урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев