Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Волонтерлар – изге йөрәкләр

Кемнәр соң ул волонтерлар? Сүзебез шул хакта.

Мәрхәмәтле булыйк олыларга,

Миһербанлы булыйк кечегә.

Яхшы сүзебезне кызганмыйк без,

Дөньядагы һәрбер кешегә.

Соңгы елларда мәктәпләрдә, район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырыла торган чараларда волонтер дип аталучы укучылар төркеме күзгә чалына башлады. Кемнәр соң ул волонтерлар? Сүзебез шул хакта.

Волонтерлар турында ишеткәнебез, хәтта аларны күргәнебез булса да, тулырак мәгълүматны белеп бетермибез.

Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче”дип тәрҗемә ителә. Алар элекке тимурчыларны хәтерләтә.

Безнең мөмкинлекләре чикләнгән Түбән Табын интернат мәктәбендә “Изге йөрәкләр” волонтерлар отряды 2018 елдан бирле уңышлы гына эшләп килә.

Төп максатыбыз – өлкән буынга ярдәм итү, хәлләрен белеп тору, авыл обелискын чистартып тору, балаларга хезмәт һәм әхлак тәрбиясе бирү.

Без куйган максатыбызга ирештек, чөнки укучыларыбыз ярдәм кулын сузарга үзләре теләк белдереп торалар. Ярдәмгә мохтаҗларны сөендерү – саваплы эш, рәхмәт сүзе мең бәләдән коткарыр диелгән бит.

Һәр елны безнең интернат мәктәп коллективы укучылар белән берлектә картлар йортына барып, концерт номеры куеп күңелләрен күреп кайталар, инвалидлар декадасында актив катнашалар. 23 февраль, 8 март, 9 май бәйрәмнәрендә укучылар үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар. Өлкән буын бик азга да сөенә, ә аларның куанганнарын күрү безне бәхетле итә.

Меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм итә һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьлек ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти. Миңа ышанып, шушы проектны тормышка ашыруны тапшырган мәктәп коллективына мин бик рәхмәтле. Шушы проектны тормышка ашырырга ярдәм иткән тәрбиячеләргә дә зур рәхмәт.

Ышанычларыгызны аклармын дип өметләнәм. Тырыш, хезмәт яратучы волонтерларыбыз белән бу, әлбәттә, акланачак.  

Тәрбияче Фәрхетдинова Вәсилә Габдулла кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев