Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Витаминнар – тәрәзә төбендә

Яз җитүгә организмга витаминнар җитми башлый. Табиблар да күбрәк витаминнар ашарга киңәш итә. Ә без витаминнарны үзебез үстерәбез. Тәрәзә төбендә!

Февраль ахырында тәрәзә төбе бакчасын утыртуга әзерлек башлана. Һәр бала өйдән башлы суган алып килә, бергәләп аны утырту өчен әзерлибез. Зур дулкынлану белән суганнарны тартмадагы җиргә утыртабыз. Көн саен су сибеп, түземсезләнеп яшел үсентеләрне көтәбез. Бер серне дә ачтык: үзебез карап тормаганда суганнар тизрәк тә үсә икән! Без бәйрәм ялларыннан килүгә, ямь-яшел, сусыл суганнар ашка салырлык булган! Үзебез үстергән уңыш белән витаминлы аш ашау күңелле дә, файдалы да!

Гөлнара Нәбиева, Гөлчәчәк Сәлимова, Чаллы шәһәре 6нчы “Зәңгәр чәчәк” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев