Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Виноград әкәм-төкәмнәрен күрдек яки Татарстанда пальмалар үсәчәкме

«Сәлам, «Көмеш кыңгырау», бу җәем бигрәкләр дә күңелле үтә. Бик күп яңалыкларым җыелды, синең белән дә бүлешергә булдым әле» дип язды безгә Калмаш авылыннан Азалия Хәйбуллина.

Күптән түгел без Сочида ялда булдык. Сочи шәһәре зур һәм бик матур икән. Без анда туганнарыбызга кунакка бардык. Аларның өйләре янында бик күп бамбук үсә,  пальмаларның да әллә никадәр төрләре бар. Пальма агачларының «балаларын» без үзебезгә дә алып кайттык, безнең якта ошар микән аларга, белмибез әле. Үсеп китсәләр, кызык булыр иде. Ялда булганда без беренче тапкыр виноград әкәм-төкәмнәрен күрдек. Алар Европадагы иң зур әкәм-төкәмнәрнең берсе.

(Фотолар галереядә.)

Гаиләбез белән Красная поляна дигән курортка бардык. Анда без фуникулерга утырып тау башына күтәрелдек. Безнең аяк астында һәммә нәрсә кечкенә булып күренде. Тауның иң биек ноктасы 2375 метр иде. Мин, әнием һәм апа 2200нче метрда төшеп калдык. Анда тукталышлар бар.

Андагы матурлыкны сүзләр һәм фотолар белән күрсәтеп, аңлатып бетереп булмый. Аны үз күзләрең белән күрергә, тоярга кирәк.

Сочида без Ривьера паркына да бардык. Анда рәхәтләнеп күңел ачтык, төрле уен автоматларында уйнадык.

Без ял итәргә машина белән бардык, һәм шуңа күрә бик күп шәһәрләр күрдек. Иң тәэсирләндергәне – Волгоград. Андагы Ватан-Ана һәйкәле күңелемә кереп калды. Ул дөньядагы иң зур статуяларның берсе, ә Россиядә иң зурысы икән.  Мамай курганы тарихын белгәч, күзләремә яшьләр килде. Белмәсәгез, сез дә укып карагыз әле.

Мәктәптә яратмаган фәнем тарих иде, ә Волгоградның тарихын белгәч, кызыгып киттем әле.

Шулай итеп, без бик шәп ял итеп кайттык. Миңа ошады.  Ә хәзер мин әби белән бабамда кунакта ял итеп ятам.


Азалия Хәйбуллина, Тукай районы, Калмаш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев