Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ветераннарны котладык

«Балалар Бөек Җиңү көне турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, үзләре ясаган открыткаларын ветераннарга тапшырдылар» дип хәбәр итәләр безгә Чаллының 8нче “Таңсылу” балалар бакчасыннан.

9нчы май көнне илебез халкы, тынычлык сөюче кешелек дөньясы иң изге, иң шатлыклы тарихи бәйрәм - Җиңү көнен бәйрәм итә. Бәйрәм алдыннан Андреева Катя, Каширин Стас һәм Галимзянов Адель тәрбиячеләр Зиннәтуллина Р.В., Асанова Е.К. белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

Балалар Бөек Җиңү көне турында өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, үзләре ясаган открыткаларын ветераннарга тапшырдылар. Ветераннар үз чиратында балаларга сугыш чорында төшерелгән фотосурәтләрен, фронттан килгән хатларын күрсәттеләр. Балалар бик кызыксынып, тыңлап утырдылар. 
Бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аеруча изге һәм кадерле. Бу сугышның кайгылы җиле һәр кешенең язмышына кагылды, ләкин кешеләренең рухын сындыра алмады. Илебезнең һәр кешесе, олысы-кечесе, Туган илне яклап көрәшүне үзенең изге бурычы дип санады. Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык ветераннар алдында баш иябез һәм алар белән горурланабыз.


Зиннәтуллина Р.В., Асанова Е.К., Чаллы шәһәре, 8нче “Таңсылу” балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев