Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Вакытның кадерен белик

Вакытны дөрес итеп бүлә белергә генә кирәк, барлык эшкә дә өлгерергә була.

Хәзерге вакытта буш вакытны уздыру өчен бик күп төрле мөмкинлекләр бар. Бөтен эшләрне бетергәч, мин төрле шөгыльләр белән 
мавыгам: тәмле ризыклар пешерәм, биим, җырлыйм, рәсем ясыйм, җырлар тыңлыйм. Сер түгел,телефонда да уйныйм, әлбәттә. Тәмле ризызыкларны авыз иткәч, әтием мактап та куя: ”Кызым, булдырасың, телне йотарлык булган!”. Бу сүзләрдән соң мин күкнең җиденче катына менгәндәй булам,тагын да канатланып пешерәм.
Рәсем ясау да минем кулдан килә дип уйлыйм. Бу шөгылем дә мактаулар ала. Өй эшләре белән шөгыльләнгәндә, җыр тыңлап, көйләп 
йөрергә яратам. Ләкин башка кешеләрнең мине тыңлавын яратып бетермим. Ә телефон карау - иң мавыктыркыч шөгыльдер. Вакыт ничек узганын да сизмисең...
Минемчә, вакытны дөрес итеп бүлә белергә генә кирәк, барлык эшкә дә өлгерергә була. 

 Гүзәл Әгъзәмова – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев