Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үзенчәлекле туган көн

Олы абыем бит ул! Бик сагынам аны...

Һәркем үзенең туган көнен көтеп ала. Әтием белән әнием октябрь аеның кояшлы бер көнендә мине алып кайтканнар. Җиргә сары яфраклар түшәлгән, кояш көлеп караган бик матур чорга туры килә минем истәлекле бәйрәм көне.  Бу елда бик күп котлаулар кабул иттем мин. Әтием, әнием, бәләкәй абыем, сыйныфташларым тәбрикләделәр үземне. Туган көн үтте. Күңел тынычланып, гадәти көн белән яши башладым.
Көннәрдән беркөнне янып торган төсләрне үзенә туплаган чәчәк бәйләме һәм 80 төрле төс белән маркер-фломастер китерделәр! Бер чемодан! Посылканы олы абыем җибәргәнен белдек. Җәй көне армия сафларына 
китеп, Мәскәү тирәсендәге хәрби частьларның берсендә хезмәт итүче абыемның котлавы иде. Минем туган көн вакытында аның акчасы бик аз булган. Хәләл көче белән котлауны уйлап, әтием-әниемнән, бәләкәй  
абыемнан бүләк алып бирүне үтенми. Солдатның хезмәт хакы күчкәч, ул миңа сюрприз ясарга уйлый. Чынлап та сюрприз булды ул! Акыллы инде үзе. 
Еракта булып та, мине онытмавы, туганлыкны саклавы өчен, бик-бик рәхмәтлемен аңа. Олы абыем бит ул! Бик сагынам аны. Өйдә дә абыемны сөйләми калган көн юк. 4 ай хезмәт итүенә карамастан, ул иптәшләре һәм 
командирлары арасында ихтирам казанган. Мин аның исән-имин, сәламәт булып кайтуын көтеп калам.
Һәм безнең өчебезне дә дус, тату, туганчыл булырга өйрәткән әтием белән әниемә дә рәхмәт әйтәм.

Зәлия Миргалимова, 6 сыйныф, Актаныш районы, Теләкәй мәктәбе.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев