Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үзенчәлекле очрашу

Безгә һәркөннең ямен күреп, туганнарның кадерен белеп яшәргә кирәк.

Без, Носы төп гомумбелем мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары, Арча районы  Шушмабаш авыл җирлегеннән хәрби операциягә киткән солдатларыбызның гаиләләрендә кунак булып кайттык. Мондый гаиләләр Сәрдәбаш авылында 5әү, Носы авылында 1әү һәм Шушмабаш авылында 2әү. Без бу гаиләләргә барып хәлләрен сораштык, үз кулларыбыз белән чиккән кулъяулыкларны бүләк иттек. Бу очрашу минем өчен бик үзенчәлекле булды. Әти-әниләргә мин үземне кызыктырган сорауларны бирдем һәм һәрберсенә төгәл җавабымны да алдым. Үз балаңны армия сафларына җибәрү, әлбәттә, бик кыен. Мин әти-әниләрнең балалары өчен ничек кайгырганын, алардан хәбәр көткәнен дә күрдем. Моннан чыгып, нәтиҗәләр дә ясадым. Безгә һәркөннең ямен күреп, туганнарның кадерен белеп яшәргә кирәк. Безнең солдатларыбызга да исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтырга язсын иде. 

 Адилә Әхмәтова, 8нче сыйныф укучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев