Үземнең дә актер буласым килеп китте!
15нче февраль көнне 84нче лицей-интернатта Фәнис Җиһанша һәм Ришат Әхмәдуллин белән очрашу узды.
Мин үземнең кичерешләрем белән бүлешергә булдым. Очрашуыбыз уңай нотадан башланып китте. Ришат Әхмәдуллин безгә үзенең мәктәп елларындагы хатирәләре турында сөйләде, актёр һөнәренә ничек килгәне хакында бәян итте. Ул инде егерме яшьтән театрда уйный һәм мондый һөнәр сайлавы турында беркайчан да үкенмәгән. Чөнки ул бит аның яраткан эше!
Фәнис Җиһанша безгә уйнаган рольләре турында сөйләде. Рольгә керү һәм чыгу авырлыклары белән бүлеште. Укучылар артистларга төрле сораулар яудырды һәм алар барысына да тулы итеп җавап бирделәр.
Актёр һөнәре - иң авыр һөнәрләрнең берсе. Сәхнәдә яшәп, театрны җаны, тәне белән сөеп яшәгән кеше генә үзен артист дип саный ала. Кич дәвамында бер рольдән икенчегә күчү нинди авырлык тудыра! Ришат Әхмәдуллин әйтүенчә: "Һәр көнне уйнаган ролеңнән чыга алмасаң, чаша да аласың".
Кайбер чакларда артистлар үз уеннарыннан канәгать калмыйлар. Алар тамашачыларга үзләренең бөтен энергиясен биреп, өйгә хәлсезләнеп кайталар. Ә тамашачылар үз чиратында шул ук хисләрне кире бирергә тиеш, чөнки артистлар уйнаганнарына җавап көтәләр. Тамашачыларның көлүе яки елавы - спектакль яхшы уйналган дигән сүз.
Бу очрашу миңа бик ошады һәм бик күп уңай хисләр тудырды. Мин үз-үземә бик күп яңалык ачтым. Бер мизгелгә дә кунакларның күз карашыннан аерылмадым, игътибар белән тыңлап утырдым. Үземнең дә актер буласым килеп китте!
Алия Шәйхетдинова, 84 лицей-интернатның 9нчы А сыйныфы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев