Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үз мәктәбемдә – “Әкияттә кунакта”

Мәктәбебездә ком белән рәсемнәр ясадык.

Ниһаять, көтеп алынган язгы каникуллар да җитте. Мәктәбебездә каникулларны файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештырырга тырышалар.

Кызыклы уеннарга,экскурсияләргә сыйныф җитәкчеләребез чакырып кына торалар. Дәресләр, мәктәп бераз ялыктырса да, һәрберсендә катнашырга тырышабыз.

Ә бу юлысы мин тамашачы буларак түгел, артист буларак катнаштым. Ком сәнгате мәктәбендә шөгыльләнүче дусларым Максимова Вика, Габдуллина Эльмира, Ананьев Федор, Прытов-Поварицын Матвейлар белән мин укыган 42нче мәктәптә“Әкияттә кунакта” дип исемләнгән чарада чыгыш ясадык.

Тамашачыларга И.Крылов, Л.Н. Толстой, рус халык , Г. Тукай әкиятләренә нигезләнгән сюжетларын ком сәнгате ярдәмендә күрсәттек.

Аларны ясарга безнең җитәчебез Алинә Алмазовна Хәйруллина өйрәтә. Ел дәвамында без һәрбер геройны төгәл ясарга, төрле алымнар кулланып, сюжет төзергә, аны автор сөйләме белән чагылдырып барырга өйрәнәбез.

Алинә Алмазовна безгә сәхнәдә чыгыш ясагандә һәрвакыт ярдәм итә.Сыйныфташлар каршында чыгыш ясау бераз каушатса да, безне бик җылы кабул иттеләр.

Сәмирә Хуҗина, 42нче мәктәпнең 2нче А сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев