Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үткәннәрне барлап...

Язның иң матур көнендә мәктәбебездә эшләп килүче “Мәктәп музее”на сәяхәт ясадык. Килеп кергәч исебез китте...

Мин, Данил Халимов, Мөслим районы Түбән-Табын мәктәп-интернатның 5нче сыйныфында укыйм. Сыйныф җитәкчебез Рушания Мөнир кызы белән төрле тәрбияви чараларга, экскурсияләргә йөрергә яратабыз. 

Язның иң матур көнендә мәктәбебездә эшләп килүче “Мәктәп музее”на сәяхәт ясадык. Килеп кергәч исебез китте... Моны үз күзең белән күрергә кирәк! Музейда “Татар йорты”, “Мәктәп тарихы”, “Батырлар даны”, “Милли киемнәр һәм чигүләр”, “Хезмәт кораллары һәм көнкүреш кирәк яраклары” бүлекләре эшли.

Музей җитәкчесе Гөлия Муса кызы һәр бүлек турында шундый яратып сөйли – үзеңне шул чорда яшәгән кебек хис итә башлыйсың. Миңа иң ошаганы – “Татар йорты”. Андагы әйберләрне санап бетереп булмый: зур мич, бишек, өстәл-урындыклар, савыт-сабалар, кулдан сугылган паласлар... Хәтта сәке астында, талдан үрелгән оясында каз да бар. Ә мич авызында бәлеш, өчпочмаклар белән ипекәй тора. Аларны күргәч әбиемнең яңа пешкән ипи исе килеп киткән кебек булды. 

Гомумән, безнең музей бик бай һәм эчтәлекле. Монда экспонатлар гел тулыландырылып тора. Ничек дисезме? Мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары авыл өлкәннәренә, тыл ветераннарына волонтерлык хезмәте күрсәткәндә тарихи материалларны да җыялар. Укытучы абый-апалар белән бергәләп, бу материалларны эшкәртәбез,  күренекле кешеләр турында мәгълүматлар туплыйбыз. Үзебез дә, өйдәге элекеге әйберләрне музейга алып киләбез, аны баетуга үз өлешебезне кертәбез. Мин әбиемнең кияүгә чыкканда чиккән сөлгесен, элекеге тимер акчалар алып килдем.

Хәтерләүдән курыкма син,
Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабаларның,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди моңнар, нинди көйләр,
Безгә калдырып киткәнен.

Мөслим районы Түбән Табын мәктәп-интернатының 5нче сыйныф укучысы Данил Халимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев