Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үткән еллар хатирәсе

Күптән түгел шәһәребезнең Боровецк бульварында микрорайон халкының «Үткән еллар хатирәсе» дип аталган китап десанты белән очрашуы булды.

Чарада китапханәче сугышның күпме кайгы һәм мохтаҗлык китерүе, илебез халкының бу авыр елларны ничек кичерүе турында сөйләде.  Балалар күңелендә һәр аткан таңга шатланып, тормышны яратып яшәгән яшьтәшләренең болытсыз балачагына кинәт бәреп кергән аяусыз сугыш газаплары тирән тәэсир калдырды.

Алып баручы бульварда урнашкан һәйкәлнең сугышта һәлак булган якташлар, дошманны җиңүгә зур өлеш керткән батырлар истәлегенә куелуы турында сөйләде. Чара барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, патриотик җырлар җырладылар. Барлык катнашучылар сугыш турындагы китаплар белән таныштылар, Россияне саклаучыларның хәрби батырлыгы һәм даны символы булган Георгий тасмасын алдылар.

Саетова Л.Р. 17нче китапханә хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев