Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Урманга сәяхәт

Без, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү укучылары, укытучылары, көзге урманга сәяхәткә чыктык.

Көз димәссең, җәйгә ошап тора -
Көннәре дә аның, күр әле!
Сер түгел бит, сирәк күргән идек
Җәендә дә мондый көннәрне.

Кояшлы көннәрдә бакча, парк, урманнар алтынга төренгәндәй була. Әйе, юкка гына көзне алтын димиләр. Алтын көзгә багышлап күпме шигырьләр, җырлар, картиналар иҗат ителгән! Бу матурлыкны альбом битенә төшерер өчен сары буяу гына җитәр микән? Юк шул, төрле төс кирәк икән. Һәр яфракның үз төсе, үз формасы! Көзге урман шул хәтле матур, сүзләр белән аңлатып та булмый. Бу искиткеч гүзәллекне үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шушы матурлыкны күрергә дип без, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү укучылары, укытучылары, көзге урманга сәяхәткә чыктык.

Сөн буендагы яланга барып урнашкач, без төрлебез төрле якка чәчелеп, яфраклар, чәчәкләр җыйдык. Чөнки безнең бүгенге биремнәр: агач яфракларыннан көзге букет ясап кую һәм көзге муллыктан композиция.

Букет — көзге символ булып тора. Көзге кипкән яфраклар да хуш исле матур була. Шуңа күрә бик озак эзләргә, йөрергә туры килмәде. Тиз генә классташым Илсаф белән букет та, рәсем дә эшләп куйдык. Бик матур килеп чыкты. Аннан инде төрле уеннар уйнадык. Җыелып утырып ашадык, кыскасы, бу сәяхәт бик күңелле булды. Безгә шушы матурлыкны күрсәткән, сәяхәтебезне күңелле итеп оештырган укытучы абый-апаларга бик зур рәхмәт әйтәсе килә.

Ихтирам белән, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Данис Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев