Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Урман — тиңсез хәзинә!

17нче сентябрь — «Урманчылар көне» уңаеннан без урманга сәяхәткә бардык.

Урманнар безгә күп файда китерә. Җиләк-җимеш, гөмбә җыябыз, урманнан мунчага пиннек, утын әзерлибез. Агачлар сулаган һаваны чистарталар. Шуңа күрә урманнарны сакларга һәм тагын да күбрәк агачлар утыртырга кирәк.

17нче сентябрь — «Урманчылар көне» уңаеннан без урманга сәяхәткә бардык. Анда табигать бик матур, агачлар алтын төстә, урман тып-тын. Безгә Алсу Миңнулловна уздырган «Экологик викторина» бик ошады. Викторинада туган як табигатебез турында бик күп белемнәр алдык, агачлар турында сөйләштек, уеннар уйнадык. Табигатьтә бик күңелле һәм файдалы ял итеп кайттык. 

Уразаева Элина, Актаныш районы Пучы Балалар иҗат үзәгенең «Яшь хәбәрче» түгәрәге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев