Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Урман мастеры белән очраштык

Укучылар белән очрашуда урман масетры Хисамов Рәмис Рифкать улы агачлар үстерү һәм аларны карау турында сөйләде.

21нче март көнне Актаныш  районының Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Минзәлә урманчылыгы» Актаныш участогының  урман мастеры Хисамов Рәмис Рифкат улы белән укучыларының очрашуы булды.

Укучылар белән очрашуда Рәмис Рифкать улы урманнарның кеше тормышындагы әһәмияте, агачлар үстерү һәм аларны карау турында сөйләде.

Әңгәмә барышында урман мастеры урманнарга сакчыл караш темасына зур игътибар бирде. Укучылар кызыксынып тыңладылар һәм сораулар бирделәр. Әлеге очрашудан балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Бәлки, киләчәктә аларның берәрсе дә үз тормышын урманга багышларга, урман хуҗалыгы хезмәткәре һөнәрен сайларга теләр, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев