Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ура, мин — җиңүче!

Актив хәбәрчебез, Казанның «СОлНЦе» мәктәбе укучысы Рәйсә Абдуллина – «Высота» акселераторы җиңүчесе!

Мин – проектлар буенча уздырылган «Высота» акселераторы җиңүчесе!

Күптән түгел генә мин Мәскәүдән — проектлар стажировкасыннан кайттым. Сәяхәтебез файдалы, онытылмас мизгелләргә бай булды. Мин бик күп яңа белем тупладым, проектны чынга ашыру өчен нәрсә кирәклеген аңладым.

Командабыз

Иң башыннан ук башлыйм әле. Җәй көне мине бер кыз үз командасына чакырды. Проектның асылы: зәвыклы, уңайлы һәм матур мәктәп формасы барлыкка китерү иде. Мин, әлбәттә, шатланып ризалаштым. Без командада барлыгы дүртәү: Кира — дизайнер, оештыручы, мин — smmщик, копирайтер, Никита — IT өлкәсенә җаваплы һәм Настя — копирайтер. Без барыбыз да эшкә керештек. ВКонтактеда постлар язу, яңа киемнәрнең дизайнын төзү дисеңме — барысын да бергә, бердәм булып эшләдек. Бергә эшләгәч, җайлырак та, күңеллерәк тә була икән ул. Һәм, шулай итеп, без проектыбызны үстерүне дәвам иттек. 

Стажировка 

Бервакыт, яшь проектларга булышу йөзеннән, конкурс игълан иттеләр. Анда җиңгән проект Мәскәүгә стажировкага барырга тиеш иде. Без дә үз гаризабызны калдырырга, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска карар кылдык. Һәм җиңүчеләр исемлегендә командабызны күргәч... Шатлыгыбызның иге-чиге булмады! 
Менә, ниһаять, поезд Мәскәүгә дә килеп җитте. Безне каршы алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар. 
Ә стажировкабызны бик танылган брендлы компаниядә үттек. Стажировка вакытында мин дизайн серләрен генә түгел, башка өлкәләрдә дә кирәк булырдай бик күп яңа мәгълүмат белдем. 

Мәскәү белән хушлаштык. Тик озаккамы икән? Күңелем сизә бит, тиздән күрешәчәкбез. 

Рәйсә Абдуллина, Казан, «СОлНЦе» мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев