Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Уңыш бәйрәме – Сөмбелә!»

Табигатьнең иң асыл фасылы алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме – Сөмбелә килә.

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый бит! Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Табигатьнең иң асыл фасылы - алтын көздә халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме-Сөмбелә килә. Ул вакытта инде бөтен урып - жыю эшләре тәмамлана. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткән була. Бәйрәмгә алдан ук мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп, күңел ачалар.

Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын - сары толымлы булган. Кызлар аңа сары башаклардан такыя үреп кидергәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар, данлаганнар, мактаганнар. Кыскасы, халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән. 

Шушы көннәрдә без дә, шәһәребезнең Бакый Урманче исемендәге «2 нче гимназия» укучылары белән «Сөмбеләне кем белә?» дип аталган уңыш бәйрәмен, бик күңелле итеп билгеләп үттек. 

Укучылар тарафыннан татарча шигырьләр сөйләп, халкыбызның төрле уеннарын уйнап, кызыклы табышмакларга җавап биреп, көз турында мәкал- сынамышларны искә төшереп, вакыт үткәнен сизми дә калганбыз!                                      

Резидә Валеева, Түбән Кама шәһәренең 7 нче баллалар китапханәсе хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев