Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Укытучыбыз һәм әти-әниләрнең тырышлыгы белән үзенчәлекле күргәзмә ясадык

Гади ташлар ярдәмендә нинди матур рәсемнәр ясарга була икән.

Чаллы шәһәренең 62нче мәктәбендә 1нче "А" сыйныфында "Әйләнә-тирә дөнья" белән танышу дәресендә гади таштан рәсемнәр ясау өчен бер кечкенә күнегү бар иде. Укытучыбызның, әти-әниләрнең тырышлыгы белән шул күнегү нигезендә чын ташлардан ясалган күргәзмәне тәкьдим итәсем килә.
Замана балалары дөньяны ничек күрә? Безнең әйләнә-тирәбездә нинди хәлләр күзәтелә? Тел белән әйтеп-аңлата алмаган күренешләрне рәсем аша күрсәтергә буламы? Баланың эчке дөньясы, тоемлавы нәкъ менә әлеге күргәзмәдә ачык күренәчәк.
Балалар күргәзмәсе бүгенге ыгы-зыгылардан, илдә барган тынгысызлыктан  бераз гына булса да онытылып торырга, һичшиксез, ярдәм итәр. Чөнки бу кечкенә ташлар белән ясалган рәсемнәр генә түгел, аларда тулы бер дөньяның матурлыгын, мәрхәмәтлелекне, самими хыял дөньясын, яшүсмерләрнең бүгенге уйларын, идеяләрен күрергә була. Моннан тыш, укытучыбыз Рәхматуллина Альбина Рафаилевна балаларның матурлыкка соклана белелүләрендә әти-әниләрнең дә өлеше зур булуын искәртте һәм зур рәхмәтләрен белдерде.
Ә без, үз чиратыбызда, гади күнегүдән күргәзмә ясап куйган укытучыбызны, мәктәпнең барлык укытучыларын чын күңелдән якынлашып килүче укытучылар бәйрәме белән тәбрик итәбез. Аларга җаваплы эшләрендә иҗади уңышлар, яңа үрләр, гаилә иминлеге теләп калабыз.

Иң изге теләкләр белән 1"А" сыйныфы әти-әниләре исеменнән Лилия Мохтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев