Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Укытучыбыз белән бик кызык таныштык

Рүзилә апабызның шушы көннәрдә туган көне. Шул уңайдан сыйныфташларым белән яраткан укытучыбызны туган көне белән чын куңелдән котлыйбыз.

Каникулның өчтән берен генә ял итәсе калды инде. Тиздән мәктәп. Тиздән без янәдән сыйныфка җыелашачакбыз һәм яраткан сыйныф җитәкчебезне күрәчәкбез. Укытучым турында сезгә дә язып үтәм әле.

Ул безнең ару-талуны белмәс Гарипова Рүзилә Илдар кызы, Ул Татарстанның атказанган укытучысы, безнең икенче әниебез, химия, биология фәннәренең нигезләренә төшендерүче. Без аның белән бик кызык таныштык. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, гимназиядә Сабантуй бәйрәме булды. Безне зурлап котладылар, әниләребез чәй табыннары әзерләделәр. Беренче укытучым Мусина Ания Хасип кызы безне уенга чакырды. Шунда безнең янга елмаеп бик чибәр апа килеп басты. Без кыенсынып югалып калдык. Ания Хасип кызыннан башка без башка укытучыларны белми идек.

– Әйдәгез, балалар, уйнап алабыз! – диде дә капчык киеп йөгерү уенын башлап җибәрде. Без бу апага ияләшеп киттек, уйнадык, тәмләп чәй эчтек. Кайтып китәр вакыт җиткәч укытучыбыз Ания Хасип кызы:

– Балалар, таныш булыгыз, менә бу апагыз сезнең сыйныф җитәкчегез булачак, сез аны мине хөрмәт иткән кебек хөрмәт итегез, аны борчымагыз, тырышып укыгыз, — диде. Шушы көннән башлап бу матур апа безнең икенче әниебезгә әверелде. Бер ел уку дәвередә Рүзилә Илдар кызы ярдәме белән без бик зур уңышларга ирештек.

Яртыеллык нәтиҗәләре буенча гимназиядә беренче урынны яуладык. Алабуга шәhәренә юлламага ия булдык. Бик рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Рүзилә Илдар кызы безне бөтен конкурсларда актив катнаштыра, концерт, театрларга алып бара, мәктәптән тыш ял сәгатьләре дә оештыра.

Кышкы ялларда катокка барып тимераякта шуабыз, чанада таудан җилдерәбез. Безнең апабыз бик оста чаңгы шуганлыктан безне дә үзе артыннан әйдәп бара. Рүзилә апабызның шушы көннәрдә туган көне. Шул уңайдан сыйныфташларым белән яраткан укытучыбызны туган көне белән чын куңелдән котлыйбыз. Йөзегездән беркайчан да шат елмаю китмәсен, без сезне бик-бик хөрмәт итәбез. 

Адилә Харисова, Актаныш гуманитар-гимназия интернаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев