Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Укытучы-остазлар өчен бәйрәм үткәрдек

Актаныш районы Күҗәкә мәктәбендә лаеклы ялдагы укытучы-остазлар өчен бик матур бәйрәм кичәсе үтте.

2023 ел ​ Рәсәй күләмендә укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде.

Бу уңайдан ел дәвамында Актаныш районы Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә күп төрле чаралар үткәрелде. Ел башында Укытучы һәм Остаз елын ачу тантанасын бик зурлап үткәргән идек. Вакыт сизелми дә узды да китте. 18нче декабрь көнне лаеклы ялдагы укытучы-остазларыбызны җыеп әлеге елны йомгаклауга багышлап ​ бик матур бәйрәм кичәсе үткәрдек. Кичәбез матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

Остазларыбызның ​ һәммәсенә сүз бирелде. Алар үзләре эшләгән чорлар ​ турында баларга сөйләделәр, төпле киңәшләрен бирделәр, изге теләкләрен, мәктәпкә карата рәхмәт хисләрен ​ җиткерделәр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Хәниф кызы тарафыннан эшләнгән видеода мәктәпнең үткәне һәм хәзерге эшчәнлеге тирән эчтәлекле чагылыш тапкан. Ул һәркемнең күңеленә хуш килде.​

Бәйрәм барышында балалар һәм өлкән буын остазларыбыз арасында ​ җылы ​ аралашу булды.

Мәктәп директоры Рания Сәгыйть кызы мондый чараларның дәвамлы булуын теләде. ”Остазларыбызга карата укытучы - остаз елында гына түгел, һәрдаим кайгыртучанлык һәм игътибар булсын иде”, - диде үз чыгышында.

Бәйрәм кичәсен укытучыларыбыз Әхмәдуллина Рәзинә Зиннур кызы, Мәгъдәнурова Гөлназ Фаиз кызы оештырды. Мәдәният хезмәткәре, тынгысыз җанлы Фәнәвис Ахунов кичәбезне гармун моңнарына күмде. Әлеге чара күңелләргә җылылык бүләк итте. Остазларыбызга бары тик исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Күңелле чараларда күп тапкырлар очрашырга язсын иде әле.

Әхмәдуллина Ралинә Руслан кызы, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев