Елмаеп кына тора
Бу матур бәйрәмдә мин барлык укытучыларга да күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телим!
Октябрь аенда иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Укытучылар көне үткәрелә.“Укытучы – олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың” диләр. Бу сүзләр бик дөрес.
Мин белем иленә беренче адымнарымны күптән түгел генә ясадым. Иң беренче көннән үк Миңлегөл Расиховна безне елмаеп каршы алды. Ул бик зирәк, мөлаем һәм мәрхәмәтле. Ул дәресләрен бик кызыклы итеп үткәрә, вакыт узганын сизми дә калабыз. Рәхмәт аңа!
Бу матур бәйрәмдә мин барлык укытучыларга да күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телим! Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар юлдаш булсын!
Ишметова Гөлия, Яр Чаллы шәһәре, 3 мәктәп, 2а сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев