Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Укытучы — иң гүзәл кеше!

Әнием белән мин горурланам һәм аңа сокланам. Минем әнием иң хөрмәтле, кирәкле, авыр, ләкин мактаулы һөнәр иясе, ул — Укытучы.

Һәрбер җан иясенең әнисе бар. Әни кеше һәрвакыт баласы өчен яши, баласы авырса — барлык эшен ташлап, аны тәрбияли, баласының шатлыгына үзеннән дә артык шатлана.

Юкка гына түгелдер ул... Әниләр бит балаларын шулай озак күкрәк астында йөртә. Аннан соң кулыннан да төшерми, күпме күтәреп йөри. Күкрәк белән ашата.

Бала өчен дә әнидән дә кадерле кеше юк. Ни булса да, бала иң беренче «Әни!» ди. Бала өчен әнидән дә матур, әнидән дә ягымлы кеше булмас.

Мин дә әниемне яратам. Аның исеме дә бит иң матуры — Ләйлә. Әнием белән мин горурланам һәм аңа сокланам. Минем әнием иң хөрмәтле, кирәкле, авыр, ләкин мактаулы һөнәр иясе, ул — Укытучы. Әнием — минем дә укытучым. Ул дәресләрендә балаларны итагатьле, миһербан-шәфкатьле булырга өйрәтә. Әнием — бөтен барлыгы белән нечкә күңелле, олыларны-олы, кечеләрне-кече итә белгән, яманлыкның нәрсә икәнен дә белмәгән кеше.

Әнием нинди генә эшкә тотынмасын, һәрберсен җиренә җиткергәнче тырыша. Ул бик тырыш һәм уңган. Аның өстенә ул минем өчен матурлардан матуры, гүзәлләрдән гүзәле. Җае чыккан саен, мин бу сүзләрне әниемә әйтергә тырышамын.

Ә өйдә әнием — гап-гади әни. Әбием белән бабамның иң зур ярдәмчесе, киңәшчесе, таяныр кешесе. Әни безне һәрчак тәмледән- тәмле ризыклары һәм өйдәге чисталык, матурлык белән куандыра, ул өйдә гөлләр, бакчада аллы-гөлле чәчәкләр үстерергә ярата. Минем әнием — изге ана.

Минем әле әбекәем дә, карт әбекәем укытучы булганнар. Гомумән, мин укытучылар нәселеннән. Әнием әйтүенчә, безнең нәселнең педагогик стажы гасырдан артып китә. Әбекәем 30 елдан артык рус теле укытучысы. Ә карт әбекәем үз вакытында районда иң көчле татар теле укытучысы булган. Алар белән дә мин чын күңелемнән горурланам.

Мин дә әниемнең, әбекәемнең, карт әбекәемнең эшен дәвам итәргә җыенам. Укытучы булырга телим. Әнием, әбекәйләрем кебек хөрмәткә лаек укытучы буласым килә.

Әниләргә булган мәхәббәт суынмасын! Әниләргә яратуыбызны, хөрмәт итүебезне һәрчак белгертеп торырга кирәк. Әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Аналар — безгә кояшлы иртәләр, матур гөлләр, мәхәббәт, батырлык, яшәүгә көч бирүче изге җаннар.

Хәбирова Ләйсән, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

13

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец, Ләйсән!