Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Укытучыбыз - балаларыбызның икенче әнисе

Гадәттә әниләр бәйрәмен яз көне бәйрәм итәбез кебек.

Көзнең соңгы атнасында да әниләр бәйрәмен билгеләп үтү гадәткә кереп килә. Ә быел ул бигрәк тә үзенчәлекле булып истә калыр.

Бәйрәм көнне 4нче мәктәпнең 3нче «А» сыйныфында укучы кызым Илүсә мине бәйрәм кичәсенә чакырды. Башка әниләр белән дә фикер алышканнан соң, чәй табыны да корырга дигән фикергә килеп, бәйрәм көнен көтеп алдык. Сыйныф җитәкчебез Лилия Котдусовна бәйрәмне башлап җибәрде. Балаларыбыз бик матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Төрле кызыклы вакыйгаларны да бик килешле итеп сәхнәләштергәннәр.

Бәйрәмне тагы да ямьләп, Салихов Камилнең әнисе Әлфия Нәфисовна төрле уеннар әзерләп килгән. Әниләребез һич кенә дә моңсуланып утырмадылар, уеннарга да бик актив катнаштылар, “Шалкан” әкиятен дә шаян итеп сәхнәләштерделәр.

Бәйрәм дәвамында балаларыбызның шат авазлары гына яңгырап торды. Бәйрәмнең җыр-биюле, уеннардан торган өлеше тәмамланганнан соң, чәй табыны янына җыелыштык. Балаларыбыз турында фикерләр алышып, тагы да якыннанрак танышып утырдык. Истәлекле фотоларга төштек.

Шушындый матур бәйрәм кичәсен оештырган сыйныф җитәкчебез Лилия Котдусовнага, Әлфия Нәфисовнага рәхмәтле калдык. Укытучыбыз - балаларыбызның икенче әнисе. Алар белән бергә сөенә, алар өчен кайгыра. Балалар да апаларын бик яраталар, хөрмәт итәләр. Мәктәбебездә шундый укытучыларның булуы безне бик сөендерә. Без - әниләрне куандырганы, балаларыбызга төпле белем биргәне, һәр яклап та үрнәк булганы өчен без аңа бик рәхмәтле.

3нче «А» сыйныфы укучыларының әниләре исеменнән Эльмира Әндәрҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев