Чаллы егете булсам да, каникулның азагында мин рәхәтләнеп авылда ятам.
Китап укыйм – Әле генә менә Гарри Поттерга тотындым. Бер дус малай шәп китап дип мактаган иде.
Китап укып кына ятып булмый авылда, билгеле – эш тә бар. Мал-туар күп безнең хуҗалыкта!


Кәҗәләр, бәрәннәр, тавыклар... Тавык дигәннән – күптән түгел генә бер тавык чеби чыгарды. Унау! Ничек үсәрләр инде... Кәҗәләр дә әллә ничәү.
Менә бусының – Алисә исемлесенең «Көмеш Кыңгырау»да чыкканы да бар иде.

Үгезләр дә бар бездә! Кыскасы, «почти» зоопарк инде!
Ильяс Сираев, Чаллы шәһәре, «Адымнар» гимназиясе.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев